ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара районының Нырты совхозында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Менә мәктәп чоры да килеп җитте, димәк, уку елы дәвамында канцелярия товарларын традицион рәвештә сатып алу зарурлыгы туа. Һәр мәктәпнең әлеге товарларга карата үз таләпләре бар, чөнки бала өчен барлык әйберләрнең сыйфатлы булуы бик мөһим: каләм акмасын, дәфтәрләр яхшы сыйфатлы булсын, ә пластилин кулга ябышмасын. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау канцелярия товарлары

1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Казан территориаль органында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Ел саен көзге традицион мәктәп бәйрәме - «Көз бүләкләре» яшелчә ярминкәсе безнең районда да җанлы темпта узды. Бу ярминкә - безнең мәктәп укучылары үстергән яшелчә продукциясен сатуга корылга. Биредә иң арзан бәяләр куела. Монда җиләк-җимеш, яшелчәләр, төрле эшләнмәләр сатып алырга мөмкин. Әлеге чарада район халкы актив катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

31
август, 2022 ел
чәршәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучыларның гаризаларын турыдан-туры карап кына калмыйча, сатучыларның һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк. Сәүдә объектларында теге яки бу товарны сайлаганда, һәр кулланучы сатучыга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шуңа бәйле рәвештә сатучы сәүдә өлкәсендәге законнарны, кулланучы хокукларын, сатучы бурычларын һ. б. белергә тиеш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Арча муниципаль районы КФҮ филиалында гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча халыкка консультация үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына хокукый ярдәм сорап телефон аша мөрәҗәгать иткән гражданка П. агымдагы елның июль азагында баласы өчен шактый кыйммәтле кесә телефоны сатып алган. Өч көннән соң товарда җитешсезлекләр барлыкка килгән һәм алар аны сатучыга сыйфатны тикшерү өчен илтеп тапшырганнар, ягъни телефонны сатучыга сыйфатны тикшерү өчен тапшыру турындагы документка кул куйганнар. Бүгенге көнгә кадәр телефон язмышы билгеле түгел, гәрчә бер айдан артык вакыт үтсә дә. Кулланучыга товарның сервис үзәгендә булуы һәм аның язмышын онлайн-форматта күзәтеп торуы турында хәбәр итәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
август, 2022 ел
җомга

Нурлат шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләре вәкилләре үз көчләре белән үстерелгән продукцияне саттылар. Ассортиментта яшелчә, җиләк-җимеш, өй эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 24 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгече белән берлектә, «Строй Мастер» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International