ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Н. кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның өлкән туганы өенә килгән «Тартмачылар»дан компьютер өчен күзлекләр һәм вак-төякләр сатып алган. Товарлар шактый зур суммага чыккан.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Балны, билгеле булганча, умарта кортлары үсемлекләр нектарыннан җитештерәләр. Кайчагында бал өлгермәгән була. Мондый продуктта бик күп дым һәм ул шуңа күрә тиз зчеп чыгат. Өлгермәгән балның саклаганда ике катлам барлыкка килә: аскы өлеше кристаллана к, ә югары өлеше – сиропка охшаш. Өлгермәгән балны сату өчен, намуссыз умартачылар аны 80 градуска  кадәр җылыталар. Мондый бал азык-төлек катнашмасына әверелә һәм барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазын югалта.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау бал

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша шәхси эшмәкәр С. сыйфатсыз азык-төлек булмаган товар өчен кулланучыга акчаны кире кайтару өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның  9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач ш.т. б. урнашкан «Каймак» кибетендә «Арча» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча шәһәренең мәдәният һәм ял паркында булды. Г. Тукай исемендәге паркта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара оештырылды һәм үткәрелде. Чара халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән иде. Чөнки барлык гражданнарга да алган белемнәрен реаль тормышта файдаланырга өйрәнергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин М. остаханәдә төзекләндерелгән ремонттан соң кесә телефонындагы җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау ремонт хезмәте

5
август, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Радужный» сәүдә үзәге районында «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрде. Сәүдә үзәгенә килүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар өләшенде

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионат белән тыгыз элемтәдә тора, әлеге пансионатта ял итүчеләргә даими рәвештә консультация ярдәме күрсәтә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International