Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперт Теләче районының Теләче авылында урнашкан «Чәчәкләр» кибетендә сатучы өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Баулы шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы мәктәп яны лагеренда Әлмәт территориаль органы белгече укучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау темасына укыту чарасы үткәрде.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати характердагы чаралар үткәрделәр. Алар Алабуга шәһәренең сәүдә урыннарында кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең потенциалын куллану тәҗрибәсен киңәйтү максатларында, күпфункцияле үзәкнең Татарстан Республикасындагы Чистай филиалы бүлегендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре белән берлектә, Мөслим муниципаль районында яшәүчеләр өчен консультация чарасы оештырдылар. Эш барышында мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтүгә бәйле килеп туган төрле ситуацияләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чернышевск авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Арчада яңа кибетләр ачылып тора. Аларның күп булуы, һичшиксез, сатып алучылар өчен уңайлы. Әмма мондый кибетләрнең хуҗалары һәм сатучылары кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләрен белмәскә дә мөмкин. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләрен аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объекты хезмәткәрләре белән аңлату чаралары үткәрә. Мондый семинарларда һәм очрашуларда еш кына сәүдә заллары вәкилләрен борчыган мәсьәләләр яктыртыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы сыйфатсыз товарны кайтарганда ташу өчен түләүгә кагылышлы сораулар белән бәйле рәвештә түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасының «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» Чистай шәһәр җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.