Кукмара районы Ятмас-Дусай авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Ятмас-Дусай авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы сәүдә объектлары сатучылары өчен семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Александровка авылында авыл халкы белән очрашу һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Әтнә районы Үҗем авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан гражданнарны кабул итте.
Кулланучылар базарының төрле өлкәләренә кагылган сораулар, көнкүреш техникасы, мебель, кием-салым, азык-төлек, дарулар бәяләре һәм сыйфаты һ. б. кагылышлы сораулар гражданнар арасында аеруча зур кызыксыну уятты.
13.05.22 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Түбән Тимерле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Авыл халкы сәүдә өлкәсенә кагылышлы түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында ай саен гражданнарны кабул итү планы нигезендә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, кулланучылар өчен чираттагы чара үткәрә.
2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Түбән Шубан авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Ф.Р. Вәлиеваның «Ак дингез» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем бирү семинары үткәрде. Яраклылык срокларын һәм тиз бозыла торган азык-төлек продуктларын саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
12.05.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Уңыш» сәүдә рәтләренә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнар өчен күчмә кабул итү үткәрде.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын үтәү кысаларында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гүзәлия Абдуллина Әлмәт шәһәренең 25 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.