Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. сатучының сыйфатсыз товарга экспертиза үткәрү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Товарда дефектлар ачыкланганнан соң, кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында сатучы белән кулланучы арасында бәхәсле хәл килеп чыккан. Сатучы раслаганча, товарда җитешсезлекләр товарны сатып алучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Кулланучы моның белән килешми. Территориаль орган белгече бу мәсьәлә буенча аңлатма бирде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максатларында мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләренең берсе булып эшмәкәрлек субъектларының хокукый белемен күтәрү тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучылар хокукларын танучы һәм үтәүче намуслы эшмәкәрлек корпусын формалаштыру максатыннан чыгып, Саба муниципаль районының сәүдә объектларында даими рәвештә семинарлар, түгәрәк өстәлләр, эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турында закон мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Ихтыяҗларның күбесе сәүдә объектлары аша товарлар сатып алу юлы белән тәэмин ителә. Кулланучы товар һәм аның җитештерүчесе турында дөрес мәгълүмат алачагына, аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз, ул үз мәнфәгатьләрен, шул исәптән суд органнарында да якларга хокуклы, дип ышанырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Биектау муниципаль районының Казаклар авыл җирлегендә гражданнар өчен чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү график нигезендә ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Габдрахманова ТР Ютазы муниципаль районы Ютазы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хосусый эшмәкәр М. Л. Новиковның «Автодоктор» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучылардан килгән гаризаларны карап тикшерүгә генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк.
Хәзерге вакытта кулланучылар арасында товарларны дистанцион ысул белән сату аеруча актуальләшә бара.
Товарны дистанцион ысул белән сатып алганда, кибетләрдә товарлар сатудан дистанцион ысул белән сәүдә итүне аерып торучы шартлар һәм үзенчәлекләре турында белергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча консультатив очрашу уздырды.