2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районы эшкуарлары белән очрашты. Очрашуда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тәтеш муниципаль районындагы җәмәгать вәкиле Рәмзия Рәфыйкова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова һәм район эшмәкәрләре катнашты. Очрашу диалог формасында түгәрәк өстәл артында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты тарафыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес оештырылды.
Аксубай муниципаль районында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләренең банклар һәм күп функцияле үзәкләргә килүчеләр белән очрашуы булды.
Без барыбыз да товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алып кулланучылар ролендә яшибез. Әмма безнең хокуклар еш кына бозыла, ә аларны яклау өчен, үз хокукларыңны белергә һәм дөрес куллана белергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2022 елның 15 мартында, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үткәндә, «Канцлер» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белгечләре белән берлектә, ял итүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлатып лекция–әңгәмә оештырылды. Лекция алдыннан гражданнарга кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саны һәм буклетлар таратылды.
2022 елның 16 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы «Камская новь» газетасы корреспонденты белән берлектә Лаеш районы үзәк китапханәсендә чара үткәрде.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2022 елда Consumers International җәмәгатьчелеккә цифрлы финанс хезмәтләре сегментында кулланучылар хокукларына игътибар бирергә тәкъдим итте һәм «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрергә карар кылды.
2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Затлы» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде.
«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.