2022 елның 10 мартында Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районы алдынгылары слеты узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм хуҗалык итүнең барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап хуҗалык итүче субъектларда өйрәтү семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Төрле буын вәкилләренең кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нигезләрен өйрәнүгә, практикада алган белемнәрне куллануга һәм хокукый культура формалаштыруга карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районының 13 нче номерлы Карадуган авылы китапханәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова чара үткәрделәр.
2012 елның 10 мартында «Восторг 52» ҖЧҖдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Кулланучылар хокукларын яклау» өлкәсендә белем бирү семинары үткәрде.
«Восторг 52» ҖЧҖ хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара оештырды.
2022 елның 10 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Үрнәк авыл җирлегендә (Казанбаш авылы) кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Инде гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләрдә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, базарларда кизү торулар үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре оештырыла.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Палитра» сәүдә үзәгендә сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чара үткәрделәр.
Чистай кешесе, үзенең эте турында борчылып, шәһәр кибетләренең берсендә этне читтән күзәтү өчен 4 990 сумлык GPS-трекер һәм аның өчен SIM-карта сатып алган. Бу товар, этнең кая китүенә карамастан, муенга беркетелгән заманча технология аны табарга мөмкинлек бирәчәк, дип гарантияли. Хуҗа этнең барлык күчеше турында мобиль кушымта аша, урамда гына түгел, бинада да, Wi-Fi кулланып белә ала.