Хуҗалык товарлары - беренче чиратта иң кирәкле сатып алулар категориясенә керә. Азык-төлек продуктлары белән беррәттән, төрле кирәк-яраклар һәм хуҗалык билгеләнешендәге аксессуарлар да ел фасылына һәм яшәү төбәгенә карамастан бик кирәк. Мондый товарлар йорттагы чисталыкны һәм тәртипне сакларга ярдәм итә.
2022 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Әтнә районы Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8,9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәп укытучылары катнашында дистанцион дәрес үткәрде.
Аяк киемнәрен ремонтлау бизнесы күп еллар дәвамында перспективалы кала бирә һәм ул кирәкле. Үз остаханәләрен булдыру актуальлеге күп факторларга бәйле. Барыннан да элек, аяк киемен ремонтлау - ул популяр көнкүреш хезмәте, аңа ихтыяҗ кризис елларында да кимеми.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының юбилей датасы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Җәй» сәүдә комплексы ҖЧҖнең сәүдә объектында, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның төп нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатып, сатучылар өчен белем бирү семинары үткәрде
28.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Киселева О. В.ның «Трубка мира» кибетендә семинар үткәрде.
28.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче хуҗалык итүче субъектлар өчен (аяк киемен ремонтлау остаханәсе, матурлык салоны) укыту семинарлары үткәрде.
2022 елның 7 февралендә Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон кабул ителүгә 30 ел тула. 1992 елда кабул ителгән Закон Россия кулланучыларын иң мөһим хокуклар һәм гарантияләр белән тәэмин итте.
Кулланучылар хокукларын яклау шактый зур тарихка ия. 1775 елда АКШ штатларының берсендә, кайбер кибет сатучыларның бозылган азык-төлек сатуы сәбәпле, бу сатучылар, суд тарафыннан хурлыклы баганага асуга хөкем ителгән.
«2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 Подпрограммасын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, чөнки без көн саен нинди дә булса хезмәтләр яки эшләрне башкарабыз, димәк, көн саен без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Практикада, «сатып алучы һәрвакыт хаклы» дигән гыйбарә һәрвакытта да эшләми, һәм, мөгаен, безнең һәркайсыбыз үз куллану хокукларын бозуга бер генә тапкыр булса да юлыккандыр, шуңа күрә бу мәсьәләләрдә хокукый белемнеы арттыру өстендә эшләргә кирәк.
Безнең һәркайсыбыз кулланучылар базарында катнаша. Без барыбыз да товарларны сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз.