Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен профилактик чаралар уздырдылар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Карамалы бистәсе китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырды.
Сатып алучы Арча территориаль органына ташлама белән сатып алынган сыйфатсыз туфли өчен кибетнең акчаны кире кайтарудан баш тарту хокукы турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Кибет яраксыз товарны кире кабул итүдән баш тарткан, моны ул ташлама белән сатып алуга бәйли.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре районның Нурлат авыл җирлеге башкарма комитетында укулар үткәрделәр. Чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә җирле хакимият органнарының компетентлыгын арттырудан гыйбарәт иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Питрәч муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча чаралар үткәрде.
Арчада мәктәп ярминкәсе узды. Монда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатып алучылар белән очрашалар, консультацияләр бирәләр, сатучыларны, сатып алучыларны кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре белән таныштыралар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре базарларда даими нигездә кизү торалар, бу кулланучылар мөрәҗәгатьләрен киметү һәм карау максатларында актуаль булып тора.
Кизү тору вакытында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:
22 август - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Россия триколоры дөньяның барлык почмакларында да билгеле.
Ул дәүләт учреждениеләрен бизи, сугышчан җиңүләрне һәм күренекле хезмәт казанышларын билгели, халыкара очрашуларны һәм мөһим вакыйгаларны озата бара.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Сарман авылының үзәк китапханәсендә мәгълүмати чара үткәрде. Чарада катнашучылар кулланучылар хокуклары белән таныштылар, кибеттә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнергә кирәклеге турында сөйләштеләр.