Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш муниципаль районында тулы бер чаралар комплексы үткәрде. Чараларның төп максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттыру.
Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләренә кызыксынулары елдан-ел арта гына бара. Моны иртән үк район үзәге мәйданына шау-гөр килеп җыелган халык исбатлады. Ярминкәгә килүчеләр җитештерүче бәясеннән яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт әйберләре, умартачылык продукциясе һәм башкалар сатып ала алдылар. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучыларны тапты, ә тегеләре, үз чиратында, яхшы экологик чиста продукциягә ия булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектларда даими рәвештә укулар үткәрә. Шул уңайдан, 2021 елның 13 сентябрендә, «Партнер» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырылды.
2021 елның 11 сентябрендә Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Сәүдә 15 мәйданчыкта, шул исәптән, Лаврентьев һәм Адоратский урамнары киселешендә чатыр ярминкәсендә оештырылды.
Кулланучыларга консультация бирү һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә үз вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан консультация пункты оештырылды.
Казан территориаль органына даими рәвештә кулланучылардан шалтыратулар килә, аларга еш кына сыйфатсыз аяк киемен кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләре буенча консультация кирәк була. Язгы-көзге аяк киеме юешләнү проблемасы белән очраша, ә менә җәй көне аякларны һәм оекбашларны буяу проблемасы туа.
Без барыбыз да көндәлек тормышыбызда товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә кулланучылар булып торабыз. Көн саен безнең һәркайсыбыз, телефон аша сөйләшеп, транспорт хезмәтеннән файдаланып, кафеда төшке аш ашап, кредит алып, кулланучыга әверелә. Еш кына без бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына игътибар итмибез. Кулланучылар буларак үз гамәлләрен һәм сатучы (җитештерүче яки башкаручы) гамәлләрен бәяләү зарурлыгы, кызганычка каршы, безнең хокукларыбыз бозылганнан соң гына килеп чыга.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2021 елның 8 сентябрендә, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
2021 ел бара, шул уңайдан товарларны, хезмәтләрне сакчыл һәм экологик куллану темасына лекцияләр дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашуы булды.
08.09.2021 көнне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Вахитов районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең укытучылар составы белән чара үткәрде.
2021 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу үткәрде. Белем бирү учреждениеләрендә мондый дәресләр үткәрүнең максаты - төрле базар ситуацияләрендә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү һәм гражданнарның хокукларын яклау - гадәти социаль-хокукый күренеш икәнлеген аңлату.