ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2021 ел
җомга

2021 елның 6 августында, традиция буенча, җәйге яллар һәм балалар каникуллары чорында, Арча шәһәренең «Җиңү Паркы» исемендәге мәдәният һәм ял паркында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Үзәккә килүчеләргә законнарны бозганда үз хокукларын яклау алымнары, сатучылар яки хезмәтләр күрсәтүчеләрнең кулланучылар хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

РФ Гражданнар кодексы, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы бозылган хокукларны яклауны сорап судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген беркетә.

Дәгъва гаризасы, аның белән танышуны максималь җиңеләйтү өчен тасвирланырга тиеш.   Моның өчен гаризаның иң мөһим фрагментларын, мәсәлән, калын шрифт белән яки баш хәрефләр белән аерып бирү максатка ярашлы.

Тэги: кулланучылар хокукларын яклау

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән чаралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре өчен чираттагы укулар үткәрелде. Уку семинарының темасы - кулланучылар законнарындагы үзгәрешләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 3 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалына килүчеләргә консультация белән чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм рациональ куллану күнекмәләрен формалаштыру. Консультация вакытында белгечкә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар белән 7 гражданин мөрәҗәгать итте. Килүчеләрне азык-төлек продуктларына югары бәяләр, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру һ. б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 3 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Питрәч муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай районының «Кояшкай» һәм «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итүчеләр белән очрашулар үткәрде. Ике лагерь буенча бер смена 480 баланы колачлаган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International