ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Кайнар линия» телефонына өлкән яшьтәге ханым шалтыратты:

- Мин тиешле сыйфаттагы аяк киеме өчен акчаны кире кайтаруны сорарга хокуклымы? Аяк киемен кире тапшырам, үлчәме туры килмәде, киеп йөрмәдем.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Чәчәк кибетенә кергәндә, без еш кына чәчәкләрнең күплегеннән югалып калабыз. Озак вакыт күзләрне иркәләргә сәләтле гөлләр бәйләмен сайлау җиңел түгел. Гөлләмә сайлауның кайсыбер серләре безгә мәгълүм: мәсәлән, әзер букетлар сатып алырга кирәк түгел, яңа килгән чәчәкләрдән махсус букет җыюны сорарга кирәк. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
июль, 2021 ел
җомга

2021 нче елның 29 нчы июлендә «Теләче районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең бүлек хезмәткәрләре өчен чара үткәрелде, аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, техник яктан катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды. Очрашуда катнашучылар барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар, мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге законнарны популярлаштыру, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын өйрәнүдә кызыксынуны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Бердәм Россия» партиясенең Саба районындагы җирле бүлекчәсендә гражданнар һәм белгечләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм сатучыдан акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Кайбер очракларда сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләбе белән җитештерүчегә яки импортерга мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.

Гомуми кагыйдә буенча, җитешсезлекләре ачыкланган товар өчен акчаны гарантия срогы яки яраклылык срогы дәвамында кайтарырга мөмкин. Әгәр мондый срок билгеләнмәгән булса, килешле срокта, әмма товар алынганнан соң ике ел эчендә башкарыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы ярдәмче программасы чараларын үтәү кысаларында инвалидлар өчен оештырылган Сабантуйда катнаштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кулланучыларга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә аңа китерелгән зыянны тулысынча түләүне таләп итү хокукы бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына товарда яки хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләр ачыклануга бәйле рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыга яки башкаручыга зыянны түләү буенча таләпләр кую тәртибе аңлатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Закамье» сәүдә базасының шәхси эшмәкәрләре белән очрашты. Белгечләр шәһәрнең сәүдә комплексларында мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар еш кына үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ләкин нинди дә булса документлар таләп итми, шуңа күрә дәгъваны төзегәндә исемнәрен дә, адресын да, башкаручының фамилиясен дә белми. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү шактый катлаулана.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Екатериновка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International