Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, Биектау районы Башкарма комитеты вәкиле А.М. Садыкова белән берлектә, Биектау авылы, Полковая урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә дежурлык үткәрделәр.
2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Эдельвейс» кибетендә эшләүчеләр өчен семинар үткәрде.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
21.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Дәрвишләр» торак массивында Липатов урамында урнашкан сәүдә павильоннарында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен чаралар үткәрелде.
20.04.2011 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Аш-Су» ААҖ университеты территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен семинарлар үткәрде.
Чаралар үткәрү кысаларында эшмәкәрләр, сатучылар һәм кулланучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.
Әлеге мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 34 статьясы (алга таба – Закон) белән җайга салына. Әлеге статьяның 1 пункты шуны билгели: башкаручы, ягъни юридик зат яисә шәхси эшмәкәр, үз материалыннан һәм үз акчаларыннан көнкүреш һәм башка шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кулланучы биреме буенча эшне башкарырга тиеш.
20.04.2011 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 116 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Азино-2» универсамы территориясендә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.
19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан ш., Р. Зорге ур., 66 й. адресы буенча урнашкан сәүдә павильоннарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде.
19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәүлетов урамы буенча урнашкан «Азалия» сәүдә рәтләрендә кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.
Кулланучыларның хокукый белемен күтәрү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.
19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә Мәүлетов урамы буенча урнашкан базар территориясендә кизү тору үткәрде.