2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларның кулланучылар базарында килешү төзегәндә хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан, Саба муниципаль районында «Балкыш» «тернәкләндерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.
Илдә икътисади һәм сәяси өлкәдә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, кулланучылар базары да ничек үзгәрүен күзәтергә мөмкин. Кеше сатып алудан баш тарта алмый торган азык-төлекнең сыйфаты тарихы, аннары депозитлар, коллекторларны яклау белән бәйле тарихларга хәзерге икътисад чорында интернет-мошенниклык та өстәлә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Семинар барышында катнашучыларга товарларны һәм хезмәтләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кибет җитәкчеләре һәм сатучылары өчен «Ашамлыклар» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-укулар үткәрде. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Яңа сантехника җиһазларын (унитаз, кухня һәм ванна бүлмәсенә яңа раковиналар, смесительләр) сатып алганда, җитмеш яшьлек М. бу сатып алулар аңа бары тик шатлык кына китерер дип уйлаган.
Гражданка Алман илендә җитештерелгән кыйбатлы сантехникага акча кызганмый. Ләкин бу әйберләр хуҗага нибары ел ярым гына хезмәт күрсәтә.
2011 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУДӘ халыкның социаль якланмаган төркеменә керүче гражданнар өчен чираттагы профилактик чара үткәрде.
2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында, Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында һәм халыкның хокукый аң-белемнәрен күтәрү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының «Наз» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу оештырды.
2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту һәм мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, гражданнарны кабул иттеләр.
2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре күптән түгел ачылган «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде, чөнки яңа сәүдә объектлары өчен әлеге мәсьәләләр аеруча актуаль булып тора.