Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Биектау районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, 2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йорт) кизү торды.
25 мартта, консультатив совет әгъзаларының кизү тору графигы нигезендә, Авангардная урамында урнашкан КФҮ филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, «Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты» МКУ хезмәткәрләре белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация үткәрде.
2021 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактика чарасын үткәрде.
2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Арча районы КФҮ филиалы бинасында килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрде.
Чараның максаты - шәһәр халкына товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәтелгәндә) кешеләр очраша торган иң актуаль проблемалар турында хәбәр итү, кулланучылар белемен арттыру.
2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Кощаково авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.
Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтелгәндә (эшләр башкарылганда) кулланучы һәм башкаручы арасында барлыкка килүче мөнәсәбәтләр «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11.04.2001 ел, № 290 карары белән расланган Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) нигезендә җайга салына.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына алына торган мөрәҗәгатьләрнең спектры бик киң һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алу кебек мәсьәләләрне дә үз эченә ала.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне - ул юридик һәм кадастр хезмәтләре күрсәтү офисында җәмгыятьтә тормышның бер аспекты булган мәгърифәтчелек чарасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - халык һәм хуҗалык итүче объектлар белән аңлату эшләре алып бару, ул кулланучылар белемен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
2021 елның 19 мартында Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.