ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар белемен арттыру буенча, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д. Яппарова кулланучылар хокукларын яклау декадасы кысаларында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18.03.21 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече азык-төлек кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан кулланучылар белемен күтәрү дәресе үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре ярдәме белән Роспотребнадзор идарәсе белгечләре белән берлектә очрашу үткәрде. Традиция буенча, тернәкләндерү үзәгендә инде күп еллар оештырылып килүче очрашулар, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл итү, киң җәмәгатьчелекне бу эшкә җәлеп итү өчен сәбәп булып тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
март, 2021 ел
чәршәмбе

16 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциягә мониторин үткәрде. Чара кысаларында 7 сәүдә объекты тикшерелде, аларның икесе Иске Сәфәр һәм Югары Богады авылларында.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2011 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Унисем» сәүдә комплексы территориясендә Казан ш., Журналистлар ур., 99 йорт адресы буенча кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 17 мартында Теләче муниципаль районы Шәтке урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM ярдәмендә, 10 сыйныф укучылары белән «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» һәм «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге һәм Гигиена һәм эпидемиология үзәге ФБУЗ хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында КФҮтә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 16 мартында, сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International