9 март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Татарстан Республикасы Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокуклары һәм мәгълүматларны яклау белән таныштыру буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында «Августина» кибетендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштыру максатыннан чыгып, белем бирү семинары үткәрде.
2021 елның 3-6 мартында Яр Чаллы шәһәренең «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәгендә «Строй - экспо - Татарстан - 2021» дип исемләнгән махсуслаштырылган күргәзмә эшләде.
Күргәзмәдә җирле, чит ил җитештерүчеләре һәм дилерлар катнашты. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кухня экспонатлары, дивар панельләре, полимер композиттан идән капламнары, җиһаз, келәмнәр, каминнар, баскычлар, вазалар тәкъдим ителә.
Ел дәвамында, районнарда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шундый ярминкәләрнең берсе Минзәлә шәһәрендә узды. Авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Сатып алучыларга итнең киң ассортименты тәкъдим ителде: сыер ите, сарык, кош-корт ите; сөт продуктлары; бал; бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе дә күп иде.
Яз - елның матур вакыты. Аның килүен барысы да дулкынланып һәм ниндидер үзенчәлекле хис белән көтә, аны сүзләр белән генә тасвирлау кыен.
Нәкъ менә шушы матур ел фасылында - мәхәббәт, җылылык, яңа тормыш, чәчәкләр һәм үзгәрешләр вакытында без Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Бу юкка гына түгел, хатын-кызлар гаҗәеп язгы сыйфатларга ия: аларда сафлык һәм наз, җылы кояш елмаюын, алда көтелгән язгы яшен гәүдәләндерә бит.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында, «Яз. Мода һәм текстиль» күргәзмзсендә, 2021 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында закон» тематикасына багышланган консультация өстәле оештырылды.
Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. б. ярминкәсендә һәр пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясе ярминкәсе уза. Ярминкәнең максаты - җирле продукция товарларын алга этәрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Ярминкәдә атна саен «Икмәк», «Закиров Р.М.» КФХ, «Җәмәгать туклануы» ҖБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча» ҖЧҖ үз продукциясен тәкъдим итәләр. Ит һәм казылык продукциясенең киң ассортиментын «Пестречинка» китерә.
Лениногорск шәһәренең «Мәдәният сарае» МБУДӘ Лениногорск шәһәре халкы һәм кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә җирле җитештерүчеләрнең товарлары куелган иде. «Торос Молоко» сөт комбинаты сөт продуктлары (сөт, кефир, май, эремчек, сыр, ряженка һ.б.) белән таныштырды. Лениногорск кошчылык фабрикасы үз сатып алучыларына 35 граммлы өченче категорияле йомыркадан алып, 75 граммлы югары категорияле йомыркага кадәр, минималь саклау вакыты 7 көн булган диетик йомырка тәкъдим итте.
03.03.21. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәре «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә («Мода һәм текстиль» күргәзмәсе) консультация пункты оештырды.