Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ай саен бәяләр мониторингы үткәрү тора.
Хөрмәтле Казан халкы!
2021 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, «Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты» МКУ хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы КФҮ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар мәсьәләләре буенча дежур торачаклар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культура формалаштыру һәм бу юнәлештә гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен активлаштыру максатыннан чыгып, укучылар арасында агарту эшләре алып бара.
2011 елның 2 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» ТК АҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде.
Яңа җиһаз сатып алу - һәрвакыт күңелле эш, бу яңа йорт яки фатирны тулысынча үз теләгең белән матурларга мөмкинлек бирә.
Законнарда кеше тормышын һәм сәламәтлеген, мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү, шулай ук кулланучыларны ялгыштыра торган гамәлләрне кисәтү максатларында җиһаз продукциясенә һәм аны куллану процессларына карата таләпләр беркетелгән. Әлеге таләпләрне үтәү эре кибетләр һәм предприятиеләр өчен дә, заказга җиһазлар җитештерүче шәхси осталар өчен дә мәҗбүри.
2021 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районы территориясендә хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыруга юнәлдерелгән семинарлар сериясе үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе - халыкның кулланучылар белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып баралар. Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, бүлек белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Регул» сәүдә үзәгендә урнашкан «Fandeco» декор һәм яктырту салонында профилактик чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Роспотребнадзорның Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, 2021 елның 26 февралендә, Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йорт адресы буенча Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә кизү тору үткәрде.
2021 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Константиновка бистәсендәге 47 нче мәктәп укучылары белән чара үткәрде.
Әтнә районының «Затлы» сәүдә үзәгендә чираттагы кизү тору вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте. Гражданка З. Казан шәһәренең базарында аяк киеме сатып ала, соңрак, икенче урында башка сатучыда икенче модель күрә һәм ул аңа күбрәк ошый. Кулланучы сатып алынган итекләрне кире кайтарырга һәм акчасын алырга карар кыла. Тик аның үтенеченә каршы баш тартканнар. Сорау: сатучы хаклымы?