Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, чараларның күбесе элемтә чараларын кулланып, видео элемтә режимында үткәрелә.
Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, видеоконференцэлемтә режимында Zoom платформасында Чистай муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм «Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча лекция үткәрделәр.
Бәйрәм көнендә, 12 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Чистай муниципаль районының КФҮндә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
13.11.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 1 адресы буенча урнашкан «Үзәк базар» ААҖдә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.
Безнең һәркайсыбыз теге яки бу хезмәт күрсәтү буенча көн саен кулланучы булып тора. Бүген кулланучылар базары төрле товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бай, аларның сыйфаты исә еш кына мактанырлык түгел. Кулланучылар хокукларын ничек сакларга? Кулланучылар хокуклары бозылганда беренче адым нинди булырга тиеш? ТР Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» МКУ хезмәткәрләре белән үткәрелгән чарада сүз нәкъ менә шул хакта барды.
2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Яңа Кәшер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән куллану белемнәре нигезләре буенча онлайн класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш, аның барышында балалар «Сыйфат көне» барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча кагыйдәләр һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде.
Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә 1989 елда Европа сыйфат оешмасы инициативасы белән оештырылган һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан хупланган Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрелә, алар җәмгыять һәм дәүләтнең тотрыклы үсеше өчен продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүнең мөһимлеген ассызыклыйлар. Быел сыйфат атнасы «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрә. Әлеге чараларның максаты - халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемасына юнәлтү генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемне арттыру да. Очрашу барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының бозылган хокукны ничек мөстәкыйль рәвештә торгызуы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклауда нинди урын бирелүе аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан ш., Даурия ур., 38 адресы буенча урнашкан «Даурия» базары территориясендә кизү тору үткәрде.
Әлеге дежурлык Бөтендөнья сыйфат атнасына туры китерелгән, ул быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» гипермаркетында (Ибраһимов проспекты, 1 йорт) кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү «подпрограммасы»н тормышка ашыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Короленко урамы буенча урнашкан «Эдельвейс» супермаркетында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлату буенча семинар үткәрде.