Кулланучылар хокукларын яклау һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан чыгып, Олы Әтнә авылында көндәлек товарлар сатыла торган (ШЭ Гарипова Г.Р.) сәүдә объектында сатучыларның хокукый белемен законнар базасы дәрәҗәсендә күтәрү өчен укыту семинары үткәрелде. Теләсә нинди сәүдә эшчәнлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана торган сәүдә кагыйдәләренә буйсына.
2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Утар Аты авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина алып барды.
Якшәмбе көнне, 30 августта, Казан һәм Татарстан халкы Республика көнен һәм шәһәр көнен билгеләп үтте. Бәйрәм кысаларында шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналар да узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 26 августында Яңа Чишмә авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар оештырды. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-укулар, сәүдә комплексында дежурлык, КФҮ һәм «Роско – ТВ» кибетендә консультация өстәлләре, «Мария» кибетендә семинар-укулар һәм пенсионерлар өчен лекция үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, балалар йортлары, сугыш ветераннары өчен клиникалар һәм әлеге профильле учреждениеләр арасында өлкән буын, эшләүче һәм пенсиягә чыккан гражданнар ял итә ала торган бик яхшы урын бар. Бу - Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсе 4 нче комплексының тыныч ишегалдында, 4/12 йортында урнашкан "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" муниципаль автоном учреждениесе. Өлкән буын вәкилләре пансионатта ике елга бер тапкыр, 15 көн дәвамында ял итә ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре "Красноборская дубрава"социаль ярдәм үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмада ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Ул Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында Кама елгасы ярында урнашкан. Күп еллар бу учреждениедә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең сәламәтлеген ныгыталар. Биредә аларга медицина һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтелә. Социаль ярдәм үзәге өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тырыша.
2020 елның 21 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Колга авыл җирлеге халкы белән чираттагы очрашу үткәрде.
2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хәлне ачыклау, гамәлдәге законнарны аңлату өчен кулланучылар мөрәҗәгатьләре буенча күчмә чаралар үткәрелде.
2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Питрәч муниципаль районының Янсар авыл җирлеге халкы белән очрашты.