Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, хайваннар кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Кулланучылар хокукларын яклау товарлар (эш, хезмәт күрсәтү) куркынычсызлыгын, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәүне контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәмәгән өчен хокук бозучыларга карата җаваплылык чараларын куллану буенча хокук бирелгән дәүләт органнары тарафыннан яклана. Кулланучылар хокуклары дәүләт органнары системасына керми, әмма әһәмияте бәяләп бетергесез булган җирле үзидарә органнары тарафыннан да якланырга тиеш.
2020 елның 22 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының КФҮнә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы консультацияләр үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре планлы режимда, санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе, Булдыр авыл җирлеге Башкарма комитетында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан чыгып, гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
2020 елның 20 маенда Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр үткәрүне дәвам итә. Кулланучы белемнәрен 26нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучылары, «Татар кадетлар корпусы»ның 8-9 сыйныф укучылары һәм 27нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина бүген «Химиклар» мәдәният сараенда оештырылган «Ивановский текстиль»күргәзмә-сату эшендә катнашты.
"Кулланучы һәрвакыт хаклы". Бу сүзләр күптән инде бөтен дөнья буйлап таралган кулланучылар җәмгыятенең шигаре булды. Клиент һәрвакыт товарга, хезмәт күрсәтүләргә түләгәндә яклауларга исәп тота алсын өчен, кулланучылар хокукларын яклаучы төрле законнар кабул ителә.
Дәресләр, вебинарлар үткәрү, лекцияләрне читтән торып уку хәзер зур популярлык казана һәм аның үз өстенлекләре дә бар. Мондый алым үзизоляция режимы чорында актив кулланыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре үз карамагындагы муниципаль районнарда урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән даими рәвештә чаралар үткәрә.