2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының Өчиле авылында урнашкан хосусый эшмәкәр Р.Р. Фәйзуллинаның сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгече Яппарова Р.Д. кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-режимда кабул итә. Эштә барлык заманча технологияләр дә актив кулланыла
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларны агарту өчен нинди генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый.
Түбән кама шәһәрендәге 15 мәктәпнең 7 а сыйныф укучылары өчен беренче дәрес кулланучы хокукларына багышланган иде. Аны Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокеева оештырды. Аның алдына укучыларда хокукый тәрбия, хезмәт кешесенә хөрмәт, үз республикасына, Ватанга карата горурлык хисләре тәрбияләү бурычы куелган иде.
РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законы (алга таба – Закон) товар сатып алганда табылган кимчелекләрне тапкан очракта сатучыга дәгъва белдерү, судка мөрәҗәгать итү тәртибен тәкъдим итә.
Закон нигезендә сатып алучы товар сайлаганда аның турында тулы мәгълүматны: җитештерүчесе, бәясе, гарантия вакыты, куркынычсыз һәм нәтиҗәле куллану шартлары турында белергә хокуклы. Сатып алучы сатучыдан товарны эшләтеп күрсәтүне дә таләп итә ала.
Үзизоляция режимы дәвам итә, ләкин бүген һәм хәзер хәл ителергә тиешле сораулар бар. 2020 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына Алабугада яшәүче кулланучыдан язма рәвештә ярдәм сорап гариза килде.
2020 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина практик һәм консультатив ярдәм күрсәтү йөзеннән ZOOM аралашу платформасында Саба районы Сатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен, авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында онлайн-семинар үткәрде.
Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукын яклау турында вебинарлар яздыра. Әйтергә кирәк, килеп туган вәзгыять кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләре мондый төр чараларны беренчеләрдә булып үткәрә башлады.
Гражданнарның хокуклары бозылган дип санарга булган очраклар “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон нормаларыннан килеп чыга. Түбәндәге очракларга тап булсагыз, икеләнмичә тиешле органнарга гариза язып мөрәҗәгать итәргә була:
Күрсәтелгән бәядән сатып алабыз
Әгәр дә кассада товар бәясенең артканлыгы ачыкланса, чекта башка сумма күрсәтелсә, сатып алучы “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 10 маддәсе һәм аерым төр товарларны сату Кагыйдәләренең 19 пункты нигезендә, күрсәтелгән бәяне генә түләргә хокуклы.