ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда дөрес куллану тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләр формалаштыру максатында, Казан шәһәре Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.

2020 елның 18 нче мартында Әтнә муниципаль районы Күңгәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 8-11 нче сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Көн саен кешеләр үзләре, гаиләсе, якыннары өчен, йортка яки фатирга җитештерүчеләрдән, шулай ук арадашчы-сатучылардан товарлар сатып ала. Миллионнарча россияле көн саен кулланучы ролендә катнаша, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, әйберне ирекле сайлап алу, иминлек, зыянны түләттерү, сау-сәламәт тышкы тирәлек хокукын тәэмин итә. 


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече ТР «Күпфункцияле үзәк» ДБУ Минзәлә филиалында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде. Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек нәрсәдер сатып ала яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдалана, ягъни кулланучы мөнәсәбәтләрендә катнаша. Россия Федерациясе законнарында кулланучыларның хокуклары шактый ышанычлы якланган. Фәкать андагы барлык механизмнарны файдалана белергә, әлеге законнардагы нечкәлекләрне өйрәнергә һәм гамәлдә куллана белергә генә кирәк.

«Рациональ кулланучы» девизы белән уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, 2020 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәре, Авангард урамы буенча 74 нче йортта урнашкан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге территориясендәге консультация пунктында гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Баулы районы буенча Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге белгече Низамова Индира белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау буенча чаралар комплексы үткәрде.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 13 нче мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Алабуга районы КФҮ» ДБУ филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр автобусында пассажирларның кулланучы буларак хокукларын яклауга бәйле сорауларына җавап бирде. Халык начар хезмәт күрсәтелгәндә яки браклы товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеге турында белде. 


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Мамадышлылар хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия“гә мөрәҗәгать итә алалар.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Кулланучыга сыйфатлы һәм куркынычсыз гирлянданы ничек сайларга?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International