Үсентеләрне махсус сату нокталарыннан сатып алырга киңәш итәбез. Сертификацияләнгән һәм безнең төбәккә җайлаштырылган үсентеләр бары тик фәнни учреждениеләр һәм питомниклар тарафыннан гына җитештерелә.
Күптән түгел Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре ветераннар Советында мөһим очрашу булды. Очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова чакырылган иде. Ул катнашучылар алдында «цифрлы технологияләрне кулланып, мошенниклыкның заманча төрләре» дигән темага лекция укыды.
5 майда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында «Кулланучы хокукларын якларга» дигән теманы ачыкладылар.
Югары Ослан мәдәният йортында эшмәкәрлек буенча Совет узды, ул актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле чишелешләр табу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Флорит Минһаҗев, «Кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле системасын булдыру» чараларын гамәлгә ашыру максатларында, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында уку-укыту чарасы үткәрде. Башкарма комитет хезмәткәрләре әлеге программаны башкаруда турыдан-туры катнашалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре белән бергә Баулы районы кибетләрендә күчмә киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту, халыкта рациональ кулланучылар тәртибе күнекмәләрен булдыру максатларында, Яңа Чишмә авылының сәүдә комплексында чираттагы кизү тору оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен уку семинары үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 44 статьясын карадылар, ул муниципаль берәмлек территориясендәге җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләрне бирә:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Нурлат идарәсе белгечләре «NICE» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар үткәрделәр.
Бу көннәрдә күпләр май бәйрәмнәренә әзерләнә, табигатькә чыга һәм тәмле шашлык пешерә. Бу очракта уңышның төп шарты - сыйфатлы итне дөрес сайлау.
Яхшы ит сайлау критерийлары:
Төсе: дуңгыз ите — ак-алсу, сыер ите — ачык кызыл, сарык ите - көрәнсу — кызыл.