Азнакай политехника техникумында беренче курс студентлары Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлеге белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Лилия Мурзина белән очрашты. Белгечләр "Сәламәт яшәү рәвеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага дәрес үткәрде.
Әлмәт дәүләт нефть институтында "сыйфат дәресе" үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова дүртенче курс студентлары белән очрашты. Булачак белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оешу тарихы, функцияләре, бурычлары һәм максатлары турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына К. исемле гражданин, башкарылган эштәге җитешсезлекләрне өченче затлар тарафыннан бетерү буенча тотылган чыгымнарны каплау уңаеннан, автомобиль төзәтү урынында килеп чыккан мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Кулланучы үзенең иномаркасын ремонтка тапшырган булган. Автомобильне язмача формада килешү төземичә генә ремонтка кабул иткәннәр. Әмма ремонт вакыты узгач, автомобильдәге җитешсезлекләр бетерелмәгән. Моннан тыш, әгәр төзәтү урынына автомобиль үз йөреше белән китерелгән булса, ремонттан соң эвакуатор ялларга һәм аны Чаллы шәһәренең сервис үзәгенә җибәрергә туры килгән. Автомобильне бер атна эчендә ремонтлаганнар. Беренче автосервис хезмәткәренең белдексез эш итүе аркасында автомобильгә гомуми 40 000 сумнан артык зыян китерелгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан чыгып, әледән-әле урынга чыгып гражданнарны кабул итә. Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белемле булу дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда игътибарлы булырга һәм әйберләрне җентеклерәк сайлап алырга булыша, товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамәләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.
2019 елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районының Куныр авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында халыкның социаль якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелде, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
2019 елның 7 нче октябрендә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Муса Җәлил урамы, 10/4а йорт адресы буенча урнашкан "Пятерочка" кибетендә комплекслы чара үткәрелде.
ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 177 атамадагы продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 ноябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы чараларын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече И.Р.Низамова белән берлектә Удмурт Ташлысы авыл җирлегендә булды.
2019 елның 2 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне үткәрелү уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәре белән берлектә, Кукмара муниципаль районының “Наз” (“Ласка”) социаль ярдәм күрсәтү үзәге" автоном коммерциясез оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.
Сатучыларның һәм халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Р.Г. Габдрахманова сәүдә объектында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча семинар-уку үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасының Саба районындагы "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.