Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша сатучының гарантия йөкләмәләрен үтәве өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына яшь кеше дистанцион ысул белән сатып алынган тиешле сыйфатлы кәрәзле телефонны кире кайтару тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
- Товарны алганнан соң, телефонның техник характеристикалары мине канәгатьләндерми икәнлеген аңладым. Мин тиешле сыйфатлы товарны сатучыга кайтарып була дип ишеткән идем, ләкин моны ничек эшләргә икәнлеген белмим. Ярдәм итүегезне сорыйм.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Мамашир авыл җирлегендә гражданнар белән очрашу үткәрде. Чараның максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык системасын булдыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылында «Народные цены» кибете сатучылары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып баручы В.В. Әхмәтшина кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр.
Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гражданка сыйфатсыз товар - чәч өчен электр кыскычы сатып алуга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Җитешсезлекләр ачыкланганнан соң ул сатучыдан түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп иткән, әмма сатучы кулланучыны товар диагностикасын уздыру өчен авторизацияләнгән сервис үзәгенә җибәргән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре актив профилактик эшләрен туктатмыйлар. Чаллы шәһәренең «Находка» кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре өчен күчмә чара 2025 елның 9 июнендә уздырылды. Белгечләр товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперт Теләче районының Теләче авылында урнашкан «Чәчәкләр» кибетендә сатучы өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Баулы шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы мәктәп яны лагеренда Әлмәт территориаль органы белгече укучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау темасына укыту чарасы үткәрде.