Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. бистәсендә урнашкан «Бәхет» кибетендә «Бәхет» ҖЧҖ тарафыннан үткәрелгән кондитер әйберләре күргәзмәсендә катнашты.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Баулы районы Александровка мәктәбе укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Дәрес барышында балалар Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең 1992 елдан башлап ел саен 15 мартта уздырылуын белделәр. Балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен үткәрүнең максаты турында сөйләделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре Казан метрополитенының «Кремль» станциясе территориясендә шәһәр халкы өчен консультация өстәле оештырдылар. Чараның төп темасы: «Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре», шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләре.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү үзәгендә чираттагы профилактик чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Венера Өметбаева Яшел Үзәндәге 17 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының Сабабаш урта мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Чирмешән муниципаль районының «Ровесник» яшүсмерләр клубы һөнәрчелек түгәрәкләренең кызыклы, кирәкле, перспективалы эшен алып бара. Клубта балалар һәм яшүсмерләрнең тәҗрибәле укытучылар белән кызыклы шөгыльләнүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Румия Сөләйманова балалар белән кулланучылар грамоталылыгына юнәлдерелгән төркемле чара үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат районының күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре кулланучылар һәм сатучыларга товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр.