Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.
Әлбәттә, хатын-кызларга чәчәкләр кабул итеп алу бик күңелле. Җырда җырланганча – хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез! Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре чәчәк сату белән шөгыльләнә торган берничә сәүдә объектында булдылар һәм аларны сатканда сатучының бурычларын искә төшерделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан кооператив институты студентлары өчен семинар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Эльвина Хәйретдинова белән берлектә Баулының 4 нче гимназиясендә хокукый грамоталылык дәресе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Чираттагы очрашуда Лаеш һәм Арча районнарыннан да ял итүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен «Кулланучы һәм аның хокуклары» дигән темага мәгълүмати-агарту әңгәмәсе үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша ателье хезмәткәрләренең гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Алар белән ул күлмәк тегүгә килешү төзегән булган. Эшләнмәне алгач, ул анда кимчелекләр тапкан. Хатын-кыз килешүне өзәргә һәм акчаны кире кайтарырга таләп иткән, әмма аның таләпләрен үтәүдән баш тартканнар.
Хокукый грамоталылык гражданнарның үз хокукларыннан намуслы файдаланырга, бурычларын үтәргә, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен законлы ысуллар белән якларга мөмкинлек бирә торган белем дәрәҗәсеннән гыйбарәт. Кайчагында кешеләр кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди хокуклары яки бурычлары барлыгын белми. Проблеманы үзләре хәл итәргә тырышалар, һәрвакытта да намуслы киңәшләрдән файдаланмыйлар, нәтиҗәдә проблема катлаулана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты Чистай-Высельки урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
«2024 елда Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында» Баулы муниципаль районы Советының 58 нче утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов катнашты.