Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән берлектә Зәй районы сәүдә объектларында товарларның сыйфаты мәсьәләләре буенча тематик чаралар уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече белән берлектә Нурлат шәһәренең «Магнит-косметик» кибетендә консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Югары Ослан базарында кулланучылар һәм сатучылар өчен профилактик чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән бергә эшмәкәрләр өчен «түгәрәк өстәл» үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Чистай муниципаль районы күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче урта мәктәбендә класс сәгате үткәрде. Класс сәгате әңгәмә формасында узды. Укучылар анкета сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен семинар-укулар үткәрделәр, анда районның икътисади үсеш, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге белгечләре катнашты.
Теләче районының Теләче авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Г.Ф. Гайфиеваның «Дуслык» кибетендә үз продукциясен тәкъдим итү-күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә үзләре җитештергән бәлешләр, пироглар тәкъдим ителде. Кулланучыларга камыр эшләнмәсен әзерләү кагыйдәләре, шулай ук төп продуктларга кыскача характеристика турында сөйләделәр, чөнки продукциянең һәрвакыт яңа, тәмле һәм һәркем сатып ала алырлык булуы бик мөһим.
«Яшел Үзән икмәк комбинаты» АҖ - Татарстан Республикасында икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча алдынгы предприятиеләрнең берсе. Предприятиедә югары сыйфатлы икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең киң, даими яңартыла торган ассортименты җитештерелә. Тәҗрибәле хезмәткәрләр көн саен 40 төрдән артык икмәк-күмәч һәм 50 төрдән артык кондитер әйберләре җитештерү өстендә эшлиләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас районының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле уздырды.