ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар – алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Әтнә районы Кшклы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Чара кысаларында гражданнардан килгән түбәндәге сораулар каралды:

- тиешле сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклау;

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Гвардия урамы, 53Б буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Бытовик» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бу көннәрдә Әлмәттә Бөтенроссия ярминкәсе уза. Оригиналь товарлар, җитештерүчедән киемнәр, фермер продуктлары, Камчаткадан балык һәм кызыл уылдык, Белорус колбасалары, сырлар, чәйләр, кондитерлык әйберләре үз сатып алучыларын көтә.  Биредә хатын-кызлар, балалар һәм ир-атлар киемнәре, аяк киемнәре, йорт өчен товарлар, сувенирлар һ. б. күп.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе бинасында узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Апрель» даруханәсенә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау дару препаратлары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына шушы көннәрдә җәйге аяк киеме сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Аяк киеме аңа уңайлы булырга тиеш кебек тоела – үлчәме туры килә, ул бик җиңел. Әмма, сатып алучы сүзләренчә, аяк киеме үкчә өлешен бик нык авырттыра.

Белгечләр кулланучыга товарны сатып алу урыны буенча товарны экспертизалау таләп итеп мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Гаилә» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты шәхси эшмәкәр Ф.Т. Хәкимованың сәүдә объектында (Шәдке авылы, Теләче районы) сатучылар өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International