ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казаклар авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Практика күрсәткәнчә, барлык кулланучылар да озак вакыт кулланыла торган товарны гарантияле ремонтлау вакытында кулланучының алмаш товар таләп итәргә хокукы барлыгын белми.

Татарстан Республикасы дәүләт Алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон буенча шалтыратып,  кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатуны сорап хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул гарантияле ремонтка үзенең кесә телефонын тапшырган. Тапшырганда ремонт башкару вакыты 45 көнгә кадәр сузылырга мөмкин  дип белдергәннәр. Кулланучы мондый озак вакыт телефонсыз кыен булачагын белгән, ләкин үзенең нинди хокуклары булуын белмәгән.  

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәрендә Татарстан Кулланучылар берлеге системасының «Околица» кибетендә укыту семинары үткәрде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законнарын бозуны кисәтү һәм булдырмау максатыннан уздырылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерү-инспекция бүлеге белгече Азнакай шәһәренең балалар китапханәсендә 6 нчы башлангыч мәктәп укучылары өчен чара үткәрде. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау темасына лекция тыңладылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре табигый җитеннән хатын-кыз киемнәре сатучы шәхси эшмәкәргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.

Җитен уникаль тукыма, һаваны бик яхшы үткәрә, салкында җылыта һәм эссе җәйдә суыта.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирделәр.           

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы бәхәсле мәсьәлә буенча консультация бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Кәрәзле элемтә салонында ул смартфон сатып алганда сайлауны хәл итә алмаган. Сатып алучы сөйләшү барышында сатучыга сатып алынган телефонның кирәкле сыйфатлары турында хәбәр итә. Озак уйланулардан соң, сатучының киңәшләрен исәпкә алып, ул дусты янында товар сайлап ала.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
июнь, 2024 ел
җомга

Халыкның финанс грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Нурлат шәһәрендә Ак Барс банкында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Әхмәтҗанов Р.А. сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Чара кысаларында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен аңлаттылар, закон нигезләре, кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләделәр һәм тарату материаллары тәкъдим иттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Балтач бистәсендә урнашкан шәхси эшмәкәр В.З. Заляеваның «Юмарт» кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр. Аеруча игътибар тиз бозыла торган азык-төлекнең саклану шартларын һәм яраклылык вакытын үтәүгә юнәлтелгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International