Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәрендә Татарстан Кулланучылар берлеге системасының «Околица» кибетендә укыту семинары үткәрде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законнарын бозуны кисәтү һәм булдырмау максатыннан уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерү-инспекция бүлеге белгече Азнакай шәһәренең балалар китапханәсендә 6 нчы башлангыч мәктәп укучылары өчен чара үткәрде. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау темасына лекция тыңладылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре табигый җитеннән хатын-кыз киемнәре сатучы шәхси эшмәкәргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.
Җитен уникаль тукыма, һаваны бик яхшы үткәрә, салкында җылыта һәм эссе җәйдә суыта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы бәхәсле мәсьәлә буенча консультация бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Кәрәзле элемтә салонында ул смартфон сатып алганда сайлауны хәл итә алмаган. Сатып алучы сөйләшү барышында сатучыга сатып алынган телефонның кирәкле сыйфатлары турында хәбәр итә. Озак уйланулардан соң, сатучының киңәшләрен исәпкә алып, ул дусты янында товар сайлап ала.
Халыкның финанс грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Нурлат шәһәрендә Ак Барс банкында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Әхмәтҗанов Р.А. сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Чара кысаларында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен аңлаттылар, закон нигезләре, кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләделәр һәм тарату материаллары тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Балтач бистәсендә урнашкан шәхси эшмәкәр В.З. Заляеваның «Юмарт» кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр. Аеруча игътибар тиз бозыла торган азык-төлекнең саклану шартларын һәм яраклылык вакытын үтәүгә юнәлтелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына агымдагы елда җиһазлар ясау срокларын бозу Һәм заказ буенча җитештерелгән җиһазларда җитешсезлекләрне ачыклау мәсьәләсе буенча 5 мөрәҗәгать килде. Язма мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга җиһаз җитештерүчеләр адресына дәгъвалар төзүдә ярдәм күрсәтелде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзән шәһәренең КФҮ филиалында кизү тору үткәрде, аның барышында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.