2025 елның 03 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районы Иске Ашыт мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокуклары буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты күпфункцияле үзәкнең Чистай филиалында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре районның пенсия яшендәге кешеләре белән очрашу үткәрделәр. Чараның максаты - өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин «Иристон» осетин милли-мәдәни үзәге» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы адвокаты Владимир Коцубей белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу алкоголь базарын җайга салу һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга юнәлдерелгән иде.
МФЦда кизү тору барышында бер граждан шундый сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Кафеда ашарга заказ бирдем, аннан счет китерүләрен сорадым. Аның белән бергә официантка үземнең кредит картасын һәм оешманың дисконт картасын тапшырдым. Әмма хезмәткәр ташламаны куллану мөмкин түгел, дип хәбәр итте, чөнки түләү касса аша башкарылган инде. Хезмәткәр сүзләренә караганда, дисконт картасын алдан ук күрсәтергә кирәк булган. Мондый таләп законлымы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ветеринария даруханәсендә консультация өстәле оештырдылар. Кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар турында сөйләштеләр, учреждение хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырдылар.
Яшел Үзәндә иң матур чараларның берсе - ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Биредә һәркемне җыр һәм биюләр, уен һәм конкурслар, викторина һәм интеллектуаль сораулар, шулай ук күңелле хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф көтә.
Кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә алдан килешмичә өстәмә хезмәт күрсәтүгә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Машина юган өчен сумма билгеләнгән бәядән зур булып чыккан. Автомойка хезмәткәрләре машинаны хезмәт өчен тулысынча түләгәннән соң гына кире кайтарганнар, ә акчаны хезмәткәрнең шәхси исәбенә күчерүне таләп иткәннәр.
Теләче районы Теләче авылында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр Б.Р. Вакказовның кече пекарнясында үз продукциясен тәкъдим итү-күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә төрле эчлекләр белән камыр эшләнмәләре продукциясе тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен профилактик чаралар уздырдылар.