Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хуҗалык итүче субъектларда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган укыту семинарларын үткәрү эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында «Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Ел саен, 15 мартта, дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар хәрәкәте бөтен дөнья кулланучылары алдында торган актуаль проблемага игътибарны җәлеп итү өчен берләшә. Россиядә бәйрәм 1992 елдан бирле билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган чараларны үткәрү эшен дәвам итә.
«Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы «Поселокара үзәк китапханә» муниципаль мәдәният учреждениесенең Тенишев бистәсе китапханәсе укучылары һәм хезмәткәрләре өчен кулланучылар белеме бирде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәренең «Палитра» сәүдә үзәгендә кулланучылар өчен акция үткәрделәр. Чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы темасына гражданнарга мәгълүмат бирү һәм консультация бирүгә юнәлдерелгән: «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Туган Як» сәүдә объектында кулланучылар өчен викторина үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучының сыйфатлы аяк киеме алуга хокукы» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Россиядә халык куллану товарларын мәҗбүри маркировкалау системасын этаплап кертү башланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Нигъмәтҗанова Р.Ф. һәм «Зәйди» ҖЧҖ сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» акциясе үткәрелде, аның барышында кулланучылар базарының актуаль мәсьәләләре буенча эшкуарлар берләшмәсе белән түгәрәк өстәл узды. Акция дәүләт структураларының ачыклыгын арттыруга, кулланучылар базары өлкәсендә мәҗбүри таләпләр турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенең мәгълүматлылык дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Чистай районы КФҮ ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.