ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Буляр» кибетендә чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Магнит-косметик» кибете сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр. Азык-төлек булмаган һәм парфюмер-косметик товарларны сатканда сатучы РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декаберендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Законы таләпләрен һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР Кулланучылар күзәтчелеге ҖЧҖ белгечләре тарафыннан Алексеевск шәһәрендә «Легион» ҖЧҖнең «Радуга» кибете кулланучылары өчен консультация өстәле үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Буа муниципаль районы Советы утырышы узды.

2023 елга нәтиҗәләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов ясады.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы шәһәрендә Ю.А. Гагарин исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән хокукый грамоталылык дәресе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Яңа Чишмә авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә Казан шәһәренең сәүдә, мәгариф һәм мәдәни объектларында, Татарстан Республикасының ведомство карамагындагы муниципаль районнарында семинарлар үткәрәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау хезмәт күрсәтү культурасы

2024 елның 21 февралендә Әтнә районы Югары Сердә авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәргән чираттагы күчмә кабул итү булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Әтнә авылының «Затлы» сәүдә комплексында чираттагы кизү тору барышында кулланучыдан сорау килде:

- Сатып алганнан соң 5 ай узгач, смартфонда сенсорлы экран эшләми башлады. Мин кимчелекләрне бетерү өчен смартфонны кибеткә бирдем. Товарны кабул итү актында диагностикалау һәм кимчелекләрне бетерүнең гомуми вакыты 45 көннән артмаячак дип күрсәтелә. 65 көннән артык вакыт узды индн, әмма сатучыдан срокны бозуның сәбәбе һәм ремонтның тәмамлану вакыты турында бернинди мәгълүмат та юк. Минем смартфон өчен түләнгән акчаны таләп итәргә хокукым бармы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тарафыннан сатучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Г.Ш. Давлееваның «Олимп» кибетендә укыту семинары үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International