Гыйнвардан башлап, бакчачылар үсентеләр өчен орлыклар утырта башлыйлар, ә яз көне турыдан-туры участокта чәчүләрне башлыйлар. Махсус кибетләрдә орлыкларны ел әйләнәсе сатып алырга мөмкин. Үсентеләр үстерү - мәшәкатьле һәм четерекле эш. Монда вак-төяк әйберләр булмый, шуңа күрә орлык сатып алганда, җитештерүче турында онытмагыз. Бер үк үсемлек сортлары ике төрле фирмада сыйфат ягыннан аерылып торырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа чишмә авылында урнашкан «Гаилә» универсамында консультация өстәле уздырды. Товар сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алырга мөмкин иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ташлама яки акция белән сатыла торган товарны кире кайтару яки алмаштыру турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә, чөнки сатучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законда каралган кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы чараны үткәрде.
Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелә ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 7-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
2024 елның 19 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр.
2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Лаеш районы КФҮ ДБУ филиалында консультацияләр һәм гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
2024 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла торган шәхчи эшмәкәр А.Х. Зиннәтова кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз тиешле сыйфатсыз булган смартфон сатып алу ситуациясендә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап телефон аша мөрәҗәгать итте. Товар узган елның җәендә сатып алынган булган, ләкин бу чорда ул бер үк кимчелек белән ике тапкыр гарантия ремонтында булды. Бу юлы смартфонда кабат кимчелекләр барлыкка килде. Сатучы яңадан ремонт ясарга тәкъдим итә, ләкин кулланучы аны ремонтлаудан туйган, ул: смартфонны алыштыруны таләп итәргә мөмкинме, - дип сорый.