100.2 FM дулкынында Биектау районы халкы яңалыклар, төрле чаралар һәм тантаналардан репортажлар һәм башка көндәлек яңалыклар блоклары белән таныша ала. Шулай ук радио тыңлаучылар район һәм Татарстан Республикасы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык интервьюлар һәм төрле темаларга тапшырулар тыңлый ала.
Яңа уку елы мәктәп укучылары өчен генә түгел, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре өчен дә башланды, алар «2014-2025 елларга кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кысаларында чаралар үткәрә башлады. Контроль-инспекция бүлеге белгече «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның урта һәм өлкән звено укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәресләр үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан халыкка аларның куллану хокуклары турында мәгълүмат бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны практик куллануга, товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда барлыкка килгән төрле ситуацияләрдә законлы мәнфәгатьләрен яклаганда грамоталы тәртипкә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин шәхси эшмәкәр Р.И. Тапайкина (Саба районы) сәүдә объектында сатучылар өчен семинар үткәрде. Чара барышында белгеч коррупциягә каршы юнәлешле, финанс грамоталылыгы турында мәгълүмат бирде һәм мәгълүмати материаллар таратты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ведомство карамагындагы Лаеш муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен арттыру һәм аларга мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә Яр Чаллы шәһәренең алкомаркетында сыйфатсыз алкогольле продукция сатып алу турында гражданин Ж. мөрәҗәгате килде.
Мөрәҗәгатьне объектив карау өчен мөрәҗәгать итүче Яр Чаллы территориаль органына алкогольле продукциянең атамасы һәм сәүдә объектының адресы турындагы мәгълүматларны төгәлләштерү өчен чакырылган иде.
Кизү тору кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Байлар Сабасындагы күпфункцияле үзәктә консультация өстәле оештырылды. Анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан «Спорт һәм ял» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Н.К. Мөбәрәкованың (Арча шәһәре) сатучылары өчен сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аңлату чарасы үткәрде.
- Үз хокукларымны беләсем килә!
Алабугада яшәүче ханым үз хокукларын яклау өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына шундый мөрәҗәгать белән килде.
- Яңа смартфонның гарантия срогы тәмамлануга бер ай калды, ә элек ачыкланган кимчелекләр кабатлана. Бу очракта нәрсә эшләргә һәм кулланучыга нинди хокуклар бирелгән?