2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районы Кушар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге кеше Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законының тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Бер көн элек граждан арзанлы кесә телефоны сатып алган. Өйдә, телефонның үзенчәлекләрен тикшергәч, телефонда үзенә кирәкле видеокамера юклыгын аңлаган.
Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы КФҮдә халыкка консультация бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районы «Альфа» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чистай муниципаль районы Иске Ромашкино авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан авыл халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.
2023 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Хәсәнҗанова Н.М. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
2023 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан халык белән кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча очрашу уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучы мөрәҗәгать итте, ул махсус кибеттән үз караватының зурлыгы буенча матраска заказ биргән. Әмма товарны алгач, кулланучы матрасның 4 см га киңрәк булуын ачыклаган.
Өлкән яшьтәге кешеләр халыкның социаль яктан якланмаган категориясенә карый, алар аерым игътибар, кайгыртуга, аларның тормыш проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм ярдәм итүне, аларның законлы хокукларын яклауны таләп итә. Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин Саба муниципаль районында "Балкыш" тернәкләндерү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасында олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.