Яңгырлы көннәрдә, һәркемгә кул чатыры кирәк, әмма аның белән дә кулланучылар арасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйдәгез, кул чатырын алыштырырга кирәк булган ике очракны карап үтик.
Беренче очрак: сыйфатсыз товар.
Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының (алга таба - Закон) 18 статьясына ярашлы рәвештә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы үз теләге буенча түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Сәламәтлек» паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кизү тору үткәрделәр. Җәй көне шәһәрнең өлкән буыны халкы биредә вакыт уздырырга ярата.
Халыкның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Яңа Чишмә районы КФҮдә консультация өстәле оештырылды.
Гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша Чистай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз сатучының сыйфатсыз товар сатып алу белән бәйле зыянны түләтү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Гражданка гараж өчен сатучыдан электр счетчигы сатып алган. Челтәр компаниясе хезмәткәрләренә аны урнаштыру һәм челтәргә тоташтыру өчен тиешле сумманы түләгән. Әмма берникадәр вакыттан соң исәпләү приборы эшләми башлый, һәм кулланучы аны алыштырырга карар итә, ә бу кабат сүтү һәм монтажлау чыгымнары дигән сүз.
Хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемнәрен арттыру һәм куллану базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең «М.Б.» кафесы хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.
Кулланучыларның күбесе үз тәҗрибәләрендә кулланучы хокукларын яклаучы законның барлыгын белү яки законнан аерым өзекләрне уку гына җитми, үз хокукларын закон нигезендә яклау механизмына ия булу кирәклегенә инандылар.
- Ошаган модельне сатып алгач, күзлек туры килмәде, ә сатучы акчаны кире кайтарудан баш тарта. Бу очракта нәрсә эшләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече җавап бирә.
Көнкүреш химиясе - бүген кеше көн саен диярлек кулланырга мәҗбүр булган продуктлар комплексының гомуми төшенчәсе. Балтач районында шәхси эшмәкәр Гибадуллин сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Көндәлек тормышта без барыбыз да товар, эш һәм хезмәтләр алып кулланучылар булып торабыз. Көн саен безнең һәрберебез, азык-төлек, кием, көнкүреш әйберләре сатып ала, телефоннан сөйләшеп, транспорт хезмәтләреннән файдаланып, кафеда төшке аш ашап, кредит алып, кулланучыга әверелә. Ләкин, бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына бик аз игътибар бирелә. Кулланучылар буларак үз гамәлләрен һәм сатучының (җитештерүченең яки башкаручының) гамәлләрен закон күзлегеннән бәяләү кирәклеге нигездә куллану хокуклары бозылганнан соң гына барлыкка килә.
Ваклап сату-алу товарларын сату тәртибе Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән көйләнә (алга таба – Закон).
Законның 25 маддәсе нигезендә кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Кулланучы бу товарны сатып алган сатучыдан алмаштыруны таләп итәргә хокуклы, ләкин бу товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәгәндә генә мөмкин.