Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәрендә урнашкан « Золотая жила» ювелир кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 № 2463 карары белән расланган кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган ювелир һәм башка әйберләрне сату үзенчәлекләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «Сәүдә - сәнәгать палатасы» берлеге шәһәр гражданнарына бушлай консультация бирү буенча «Хокук көне» чарасын оештырды һәм үткәрде. Булачак чара турында шәһәр халкы һәм кунакларына социаль челтәрләр, җирле телевидение, җәмәгать транспортында реклама һ. б. аша хәбәр ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан «Тандер» АҖнең «Магнит» сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Бүген сатып алучылар үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм бу белемнәрне практикада уңышлы кулланалар. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы нигезләмәләрендә сатып алучының теге яки бу ситуацияләрдә нәрсәгә дәгъва итә алуы, ә сатучының гамәлдәге закон нормаларын үтәве һәм бозмавы җентекләп тасвирлана.
Химик чистарту вакытында әйбер утырырга, җәелергә, өзелергә һ.б. мөмкин. Шуңа күрә, әйбер кабул ителгәнче, химик чистарту хезмәткәре кулланучыга химик чистарту үткәрелгәннән соң әйбер өчен мөмкин булган нәтиҗәләр турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең сәүдә объектында кибет хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды, шул исәптән мәгълүмат стендында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматны урнаштыру, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру тәртибе аңлатылды. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алина Виноградова 9-10 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Мөслим лицее» МББУда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чара үткәрде.
Халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнар белән очрашулар үткәрә.
Чираттагы очрашу 2023 елның 12 апрелендә Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Ш. кресло сатып алу белән бәйле бәхәсле хәлдә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Ш. карават креслосын сатып алган. Өйгә кайтарганнан соң, креслоның билгеләнгән урынга чак кына сыймаганлыгы ачыклана. Кулланучы сатучы белән товарны башка, кечерәк товарга алыштыру турында килешү төзергә тырыша, ләкин катгый рәвештә кире кагыла. Сатучы үзенең баш тартуын җиһазларның тиешле сыйфатлы, алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керүе белән аңлата.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына техник яктан катлаулы товарлар белән ваклап сату өлкәсендә кулланучыларның бозылган хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлаталар:
Гарантия срогы билгеләнгән техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, әгәр алар тиешле сыйфатлы булса, 14 көн эчендә алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел. Шуңа күрә техник яктан катлаулы товар сатып алганда, аны кибеткә кимчелекләре булганда гына яки товар турында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат бирелмәсә генә кайтарырга мөмкинлеген истә тотарга кирәк.