2023 елның 06 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Әтнә муниципаль районының Кушар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7-9 сыйныф укучыларын Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән таныштыру буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Дәресне Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Зөһрә Гыйльметдинова һәм Гөлүсә Дәүләтшина үткәрде.
Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, килүчеләргә консультация биреп күчмә чара үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.
2023 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина «Муза» сәнгать студиясендә яшь рәссамнар өчен кулланучылар белеме буенча дәрес үткәрде.
Кулланучының хокукларын белү һәркемгә товарларның сыйфаты, аларның сәламәтлек, торак, табигать өчен куркынычсызлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә, базар мөнәсәбәтләренең нормаль формалашуына ярдәм итә. Кулланучылар белеме сорауларын олы тормышка чыкканчы кичектереп булмый. Алынган белемнәр кулланучылар кыйммәтләре системасын үстерергә ярдәм итәчәк. Кулланучы, хәтта кечкенә кеше дә, авыр ситуацияләрдә үзен яклый белергә тиеш, ә моның өчен дәүләт тарафыннан бирелгән хокукларны белергә кирәк.
2023 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Казан шәһәре Үзәк китапханәләр системасы» МБУдә шәһәр халкының кулланучылар белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән кизү тору үткәрде.
Көн саен тормыш эшчәнлеге барышында без кибетләрдә товарлар сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән (медицина, торак-коммуналь, мәгариф һ.б.) файдаланабыз, эшләр башкару һәм нинди дә булса хезмәтләр күрсәтү өчен төрле килешүләр төзибез, ягъни без барыбыз да кулланучылар. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү бик мөһим.
Яр Чаллы шәһәренең «Перекресток» сәүдә үзәгенә килүчеләр өчен мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тарату буенча акция уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Впрок», «Зоотовары», «Планета» кибетләре хезмәткәрләре һәм сатып алучылары белән дә очраштылар.
Саба муниципаль районының «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАССОда бу үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбе укучылары белән куллану белемен күтәрү буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрестә 9-10 сыйныф укучылары, мәктәп мөдире, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты.
2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм мәдәниятен яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырдылар.