Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Герат» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезләре һәм кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм кулланучылар белән кизү оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече Ләйсән Морадымова белән берлектә, «Долголетие» социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс белеме буенча видеоконференция режимында лекция-семинар үткәрделәр. Чара өлкән яшьтәге кешеләр арасында финанс белемен күтәрү кысаларында үткәрелде.
Халыкара инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге датага багышланган чаралар үткәрәләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә уздырды. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның куллану белемен арттыру. Килүчеләрне кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый иде.
Ел саен декабрь аенда бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. БМО Генераль ассамблеясе үзенең 47/3 резолюциясе белән 3 декабрьне – Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышның барлык өлкәләрендә хокукларын үстерү, шулай ук җәмгыятьнең тулаем алганда инвалидларның проблемаларына һәм ихтыяҗларына зур игътибар юнәлтү - цивилизацияле җәмгыятьнең максаты.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә социаль хезмәт алучылар белән түгәрәк өстәл үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция үткәрделәр.
Болгар шәһәренең «Орион» көнкүреш техникасы кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре халыкара инвалидлар көненә чаралар үткәрү кысаларында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды, Әлеге темага белешмәлекләр һәм брошюралар таратылды.
Кулланучы гражданинга үз хокуклары бозылмасын өчен нәрсәләрне белергә кирәк соң? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Каманың «Милосердие» үзәгендә аңлатмалар бирде. Законның төп нигезләмәләрен белергә, аны гамәлдә куллана белергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклауны көйләүче хокукый актларны белү төрле яшьтәге барлык гражданнарга да кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чистайның 10нчы мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырдылар.