Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча шәһәренең Җиңү паркында кулланучылар белән агарту әңгәмәсе үткәрде. Аралашу барышында кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-агарту акцияләре үткәрделәр.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыру максатларында, Әлмәт шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына консультация сорап Чистай шәһәренең бер кибетеннән аяк киеме сатып алган гражданин мөрәҗәгать итте.
Сатып алучыга Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының 18 маддәсе аңлатылды, аның нигезендә тиешле сыйфатта булмаган аяк киеме сатып алган очракта кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы:
Әлмәт территориаль органы белгече 2025 елның 7 июнендә Лениногорскида узган традицион халык бәйрәме Сабантуйда катнашты. Катнашуның максаты - гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кече бизнес субъектларына мәгълүмат бирү. Белгеч сатучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләрен аңлатты.
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына ял көне сәяхәтенә бүләк сертификаты өчен акчаны кире кайтару тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Ул онытылмаслык көн үткәрергә исәп тоткан, ләкин ел буе сертификаттан файдалана алмаган. Теплоходта, катерда экскурсияләрдән һәм хәтта Петербург сәфәренә баш тарткач, хатын акчаны кире кайтарырга була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Алып-Хан» сәүдә йортында кизү торды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр. Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда, аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районында үз эшчәнлеген алып баручы азык-төлек кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша сатучының гарантия йөкләмәләрен үтәве өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.