ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

23.11.2022 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә (Межлаук ур., 13) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре үз карамагындагы Питрәч муниципаль районына барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Илшат Бәдретдинов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Саба территориаль бүлеге белгеч-эксперты Сергей Демидов белән бергә Кукмара муниципаль районының «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча башкарма комитет белгечләре өчен консультация өстәле үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. химчисткага тапшырылган әйбернең бозылуына бәйле ситуациядә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Салкыннар башланыр алдыннан ханым тунын яңартырга булган һәм оешмаларның берсе белән химик чистартуга килешү төзегән. Эшләр башкарылганнан соң, тунның кыскаруы, утыруы ачыкланган һәм башка мөһим кимчелекләр барлыкка килгән, бу кимчелекләр өс киемен максатчан кулланырга мөмкинлек бирми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау районы журналистлары белән бергә «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Товарлар һәм хезмәтләр базары бик күп төрле, сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт өчен кулланучылар зарланулары сирәк түгел. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга мәгълүмат бирүгә һәм консультацияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү бик мөһим.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спасс районы КФҮ ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы гамәлдәге законнар һәм сыйфатлы продукция сайлау буенча сораулар аңлатылды. Әлеге тема буенча белешмәләр, брошюралар таратылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә урта мәктәбе укучыларының кулланучы белемен арттыру буенча чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Европа сыйфат атналыгы кысаларында Алабуга районында предприятие хезмәткәрләре һәм сатып алучылар өчен федераль дәрәҗәдәге челтәр кибетләрендә профилактик чаралар – консультация өстәлләре үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International