ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 09 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Борбаш авылында авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин катнашында чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

«Спорт мастер» кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылды. Кибет спорт киемнәрен һәм спорт инвентарьларын сатуда махсуслаша.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 09 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлеге халкы белән очрашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Саба муниципаль районының Килдебәк авыл авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән очрашты.

Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, товарларга экспертиза үткәрү, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары каралды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Саба районының «АгроТрейд» сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып өйрәтү семинары уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Автомобиль - хәзерге тормышның аерылгысыз атрибуты булып санала. Миллионлаган кеше машиналар, запчастьләр һәм төрле аксессуарлар сатып алганда автосалонга мөрәҗәгать итә.

2022 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре автосалоннарда кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Фазлыева Б.З. (Саба районы) сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләрен үтәү буенча укулар уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 08 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Красносельский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Болгар шәһәрендә «Дебют» ҖЧҖ даруханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды.

Даруханәләрдә еш кына «сатып алынган даруларны алыштырып булмый», «даруханәдә сатып алынган товарны алмаштырып, кире кайтарып булмый» дигән игъланнарны күрергә була.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау дару препаратлары

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына җиһаз сыйфатына карата кулланучыларның шикаятьләре ешайды. Шуңа бәйле рәвештә, Сыйфат атналыгы кысаларында 08.11.2022 көнне Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәрендә җиһазлар кибетендә булдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау җиһазлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International