Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе белгече белән берлектә, халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркемнәре өчен Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында (ТРО ВОИ) һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында лекцияләр оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре халыкның хокукый белемен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт адресы буенча чара үткәрделәр.
2022 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтендөнья сыйфат атнасы»на багышланган кулланучылар белемен арттыру чаралары кысаларында Электроника кибете сатучылары белән семинар үткәрде.
2022 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Светофор» ҖЧҖ «Торгсервис 16» сәүдә объектында сыйфат көненә багышланган викторина үткәрделәр.
Көзге каникуллар вакытында Менделеевск шәһәренең 1нче гимназиясендә «Страна Олимпия» лагерь сменасы эшли. Гимназистлар вакытларын бушка үткәрмиләр, алда көтелгән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнәләр: сынау имтиханнары язалар, иншалар язарга әзерләнәләр, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге белгечләр белән очрашалар.
2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина ШЭ А.А. Сәмигуллина сәүдә объектында сатучылар өчен өчен өйрәтү семинары үткәрде.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында, 2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова Апас районы Апас шәһәр тибындагы бистәсендә «Сәләт» МБУ укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча чара үткәрде.
Автомобиль сатып алганна соң, ир-ат транспорт мәсьәләсен үзе генә хәл итә алмады, суд тикшерүенә кадәр барып җитте. Түбәнкамалы судка кулланучылар хокукларын яклау турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Яклар арасында транспорт чарасын сату-алу килешүе төзелгән. 2022 елның февралендә дәгъвачы агымдагы ремонт өчен «Апельсин» автоүзәгенә (рәсми дилер) мөрәҗәгать итә, анда исә машинаның йөгерешне әйләндерелгәне ачыклана.
2022 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын кисәтү һәм киметү, шулай ук намуслы тәртипкә мотивация булдыру максатыннан хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлеген башкару урыны буенча биш профилактик визит уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сатучылар һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Бу атнада белгечләр Чаллы шәһәренең бизәнү әйберләре шоу-румында булдылар. Чараның максаты - сатучыга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, бигрәк тә бизәнү әйберләренә кагылышлы, бәхәсле хәлләрдә аларны чишү юлларын җиткерү.