2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Мәшләк авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Товар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш, сатыла торган товарларга бәяләрнең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслана, төгәл үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша сатучы тарафыннан товарда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен үтәү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать керде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә торган чаралар кысаларында, үсентеләр ярминкәсендә кизү торды.
Еш кына кулланучылар кибеттә товар сатып алганда, товар бәясе чектагы бәя белән туры килмәгән очраклар белән очраша. Сатучылар, гадәттә, бәянең актуаль булмавына һәм аны алыштырырга өлгермәгәннәренә сылтый һәм кулланучыга бәяне кассада ачыкларга кирәк, ди.
Әлеге ситуациядә закон тулысынча кулланучы ягында һәм кулланучы товарны күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итәргә хокуклы.
«Вера» ҖЧҖнең «Роно» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды, әлеге тематика буенча белешмәлекләр таратылды.
Ике кулланучыга сыйфатсыз товар сатып алуга бәйле рәвештә дәгъва белдерү сроклары аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлеге вәкиләре белән Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда, шулай ук Әлмәт шәһәрендә «Сфера» планетарий кинотеатрына сәяхәтне оештыруда катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре «Ромашка» даруханәсе хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар - уку оештырдылар.
Чираттагы очрашу «Яр Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «сорау - җавап» форматында очрашу уздырдылар. Белгечләр һәрвакыт кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы тыңлаучыларның сорауларына квалификацияле җаваплар бирергә әзер.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыдан чираттагы шалтырату килде:
- Товарны (кофемашинаны) гарантия ремонтына тапшырдым. Сатучы рәсмиләштергән квитанциядә ремонт вакыты 30 көн дип күрсәтелгән. Бу вакыт бетте. Кибеткә шалтыраткач, ремонт вакыты 45 көн, дип әйттеләр. Нигәдер эш көннәрен саныйлар. Сатучының гамәлләре законлымы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Марат Солтанов ТР Аксубай муниципаль районы гражданнарын шәхси кабул итте, аның барышында сәүдә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр булды.