ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базары өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларның, кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү, хокукый белемнәрен арттыру максатларында, хуҗалык итүче субъектлар белән даими рәвештә очрашулар, әңгәмәләр, «түгәрәк өстәлләр» үткәрәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. мебель ремонты сузылган очракта кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау җиһаз ремонтлау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова хуҗалык итүче субъектлар өчен Лениногорск шәһәренең «Атмосфера» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча чираттагы укуларны үткәрде. Кулланучылар мөнәсәбәтләренең һәр ягы үз хокукларын белсә һәм үтәсә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законнар сатып алучының таләпләрен ирекле канәгатьләндерү стадиясендә үк тулысынча хәл ителәчәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районы территориясендә урнашкан «Татнефть» ГАҖ «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагеренда балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезләре белән таныштыру максатыннан күчмә чара оештырылды. Укуларны Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай районы буенча Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина белән берлектә үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре халык белән даими рәвештә очрашулар үткәрә һәм кулланучыларның белемен арттыра. Чираттагы очрашу «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән узды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Товарларны яки хезмәтләрне куллану ягыннан сайлап алуның мөһим критерие булып мәгълүмат тора. Кулланучы тулы һәм дөрес мәгълүматка ия булып кына, аның ихтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча канәгатьләндерә торган товарны яки хезмәт күрсәтүне сайлый ала.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау көнкүреш химиясе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты 2022 елның 27 июлендә «Зоовет» ветеринария даруханәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау ветеринар препаратлары

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

27.07.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре азык-төлек булмаган товарлар төркемен (көнкүреш химиясен) сатучы хуҗалык итүче субъектлар өчен укыту семинарлары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек сатып алучылар товарны сатып алганнан соң чеклардан арыналар яки югалталар. Әмма тиздән товарның нинди дә булса параметрлар буенча туры килмәвен яки анда җитешсезлекләр барлыгын ачыкларга мөмкин.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар беллеме – кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы һәм тәртипле эшмәкәрлекнең нигезе булып тора. (Г. Г. Онищенко)

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең төп функцияләреннән берсе - кулланучы гражданнарның гына түгел, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларда катнашу. Максат һәм бурычларга ирешү өчен, бүлек белгечләре кулланучылар базарының төрле секторларында, шул исәптән турыдан-туры оешмага барып, үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы гражданнарга гына түгел, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны куллану мәсьәләләре буенча укыту семинарлары үткәрә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International