2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районы «Теләче урта мәктәбе» МББУның мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ЦУМ» сәүдә үзәгендә «Шик и Шарм» мода һәм авторлык коллекцияләре ярминкәсендә булдылар.
Универсаль күргәзмә-ярминкәдә дизайнер киемнәре һәм аяк киемнәре, ювелир эшләнмәләр һәм бизәнү әйберләре, интерьерның эксклюзив әйберләре, матурлык һәм сәламәтлек өчен товарлар, табигый азык-төлек продуктлары тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулдан гарантия срогы чыкмаган товарлар сатып алу турында сораулар килә:
- Товарда җитешсезлекләр килеп туган очракта кулланучы сатучыга претензия белдерергә хокуклымы?
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасы» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече, 2012 елның 30 июнендә Әгерҗе ш., Вокзал урамында урнашкан «Пятерочка» кибете каршында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар тарату буенча акция үткәрде. Чараның максаты - халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибетләренең сәүдә челтәре компаниясе хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Җәйге мәктәп яны лагере шартларында балаларның ялы шәхеснең буш вакытында мөстәкыйль тормыш эшчәнлеген оештыру күзлегеннән уникаль. Нәкъ менә мәктәп яны лагерында бала буш вакытларын файдалы эшләр белән тулыландыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча кулланучылар хокукларын бозуларны булдырмау һәм кисәтү максатыннан чыгып, шәхси эшмәкәр Ибраһимова Г. З. ның «Аяк киемнәре йорты» сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.
2012 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «ФИН» ҖЧҖнең «Каенкай» кибете хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.
23.06.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Наша победа» ҖЧҖнең «Динар» кибетендә, предприятие хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәрен арттыру максатыннан, белем бирү семинары үткәрде.