2021 елның 25 октябрендә Әтнә муниципаль районында яңа «Светофор» кибете ачылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, әлеге сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрелде.
Кухня территориясе еш кына хатын-кызлар прерогативасы булып санала. Һәр хуҗабикә кухня киңлегендә гастрономик шедеврларны әзерләү уңайлы булсын, күп вакытны алмасын һәм үз нәтиҗәләре белән сөендерсен өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыша. Моның өчен кухняда төрле предметлар күп булырга тиеш, чөнки савыт-саба - аш-суның уңышлы булуында ышанычлы ярдәмче.
«Кулланучылар кредиты (заем) турында «Федераль законның 7 һәм 11 статьяларына һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» Федераль законның 9.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 27 декабрендәге 483-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керү сәбәпле, заем кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә – кредит алу өчен кирәк булган полис өчен түләнгән сумманы кире кайтарырга мөмкин.
2021 елның 19 октябрендә «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының үсеш һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге пансионатта ял итүчеләр өчен очрашу-лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте: озак сайлаганнан соң, консультант тәкъдиме белән 1200 сумнан дүрт рулон обой сатып алдым. Өйгә кайткач, обойлар төсе стиль буенча җиһазга туры килми икәнлеге ачыкланды. Икенче көнне кибеткә башка төстәге обойларга алмашу үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Сатучы, обойларның метражлы товар булуын, алмаштырырга тиеш булмавын әйтеп, миңа аларны алыштырудан баш тарттты. Аның гамәлләре хокуклымы?
2021 елның 14-16 октябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Мәгариф. Карьера» дип исемләнгән 20 нче белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф технологияләре күргәзмәсе эшли. Ул Татарстан Республикасында Казан мәгариф учреждениеләре һәм Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру кысаларында халык өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультация үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки районының Базарлы Матак авылына чираттагы сәфәр кылды. Профилактик чаралар барышында кулланучы һәм хуҗалык итүче субъектларга гамәлдәге законнар аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Лаеш районында хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.